«СӘЙЛӘН» – татар телен яратучы балалар клубы

Клубның шигаре:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…
(Г.Тукай)

1985 елдан 17 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Сәйлән» клубы эшләп килә. Клубның төп юнәлеше: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү; җөмһүриятебездә яшәп иҗат итүче язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен популярлаштыру, туган як турындагы әдәбиятны пропагандалау.

Клубта шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашулар, кызыклы кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. Клубның җитәкчесе шәһәребезнең 17 нче китапханә мөдире –   Фирая Җәүдәт кызы Гыйззәтуллина.

Максаты: татар әдәбияты үрнәгендә туган ягыбызның, телебезнең матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтен үстерү.

Клубның бурычлары:

– туган ягыбызның тарихын, төбәгебездә яшәүче халыкларның көнкүрешен, мәдәниятен, милли бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнү;

 – татар балалар фольклорына, халык авыз иҗатына таянып, гаилә традицияләренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Клубның уставы:

– туган төбәгебезнең тарихы белән кызыксынучы мәктәпкәчә яшьтәге бала клуб әгъзасы була ала;

– клуб әгъзалары уздырылган барлык чараларда актив катнаша;

– клубның программасы бер елга исәпләнеп төзелә;

– клубның утырышы айга бер тапкыр үткәрелә.