«НиКо» – яшүсмерләр өчен аралашу клубы

 

Шигарь:

Дөньяул көзге, һәркем анда үз чагылышын күрә. Аның алдында елмай, көл, һәм син үзеңә күңелле иптәш табарсың….

 (У.Теккерей

Яшүсмерлек чоры авыр да, күркәм дә. Һәрберебезгә тормыш сынауларын җиңәргә, кайгыларны уздырып җибәрергә, шул ук вакытта сөенә, шатлана белергә, тормышта бары тик яхшылык һәм матурлык өчен көрәшә белергә кирәк. Шушы чорда безнең алда күп кенә сораулар килеп баса: Мин кем? Үз-үземне яхшы беләмме? Дусларым һәм туганнарым турында ни беләм? Тормыш мәгънәсе нәрсәдә?..

Өлкән сыйныф укучыларын борчый торган сорауларга җавапны сез «НиКо» аралашу клубында табар алырсыз. Клуб менә инде 14 ел 14 нче санлы китапханәдә эшләп килә. Яшүсмерләр анда ачыктан-ачык, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, фикерләшә ала.

Клуб «НиКо» кунакчыл рәвештә 14-16 яшьлек егетләр һәм кызларны кабул итә.

14 ел эчендә төрле тематиканы чагылдырган 90нан артык утырыш уздырылган. Диспутлар, әңгәмәләр, ачыктан-ачык сөйләшү әңгәмәләре, фикер алышу, укучылар конференцияләре, тематик кичәләр – менә шундый төрледән-төрле формада эш алып барыла клубта. Бу яшүсмерләрнең кызыксынулары һәм мавыгуларының киң колачлы булуы белән аңлатыла. Кайбер чараларга психологлар, язучылар, укытучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары чакырыла.

Клубта очрашулар ай саен кабул ителгән Клуб программасы нигезендә уза. Башлану вакыты: 14.00.

Үткәрү урыны: 14 нче санлы китапханә. Адресы: Сөембикә проспекты, 87 нче йорт.

Клуб җитәкчесе: Павлова Наталья Юрьевна (әйдәп баручы китапханәче).

Элемтә өчен телефон: (8552) 56-28-25.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1.«НиКо» клубын оештыручы – Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче санлы китапханәсе.

2.Клубның социаль партнерлары – 34 нче һәм 43 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәпләре.

3.Клуб эше белән Клуб советы җитәкчелек итә.

4.Клубның төп бурычы – яшүсмерләрнең аралашуын һәм ялын эчтәлекле итеп оештыру.

5.Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.

6.Эш формалары: очрашу кичәләре, ачыктан-ачык сөйләшү сәгатьләре, әңгәмә, укучылар конференцияләре, фикер алышулар.

7. Клуб әгъзалары булып яңа дуслар табарга теләүче, әхлак, тормыш мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык мәсьәләләре борчыган 14-16 яшьлек яшүсмерләр кабул ителә. Алар яңшы әңгәмәдәш булырга өйрәнә һәм укырга ярата.

8.Клуб әгъзалары аның эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга хокуклы.

9. Клуб әгъзалары тиеш:

– аның эшендә актив катнашырга;

– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.

10. Клубның төп документлары: клубның уставы, клубның паспорты, клуб әгъзалары исемлеге.

2019 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты Исеме һәм чараны үткәрү формасы
Гыйнвар Д.Гранинның «Блокадная книга» китабын уку һәм аның буенча фикер алышу. «Недетское лицо блокады»
Февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Батырлык сәгате «Тропою подвига»
Март Яшүсмерләр өчен китапка күзәтү ясау һәм ачыктан-ачык сөйләшү сәгате. «Лабиринты решений и судеб»
Апрель А. Лихановның «Солнечное затмение» китабы буенча уйлану дәресе. «Уже не дети»
Май Халыкара гаилә көненә әхлак сәгате. «Здесь тебя всегда поймут»
Сентябрь Шигърият кичәсе. «Унылая пора очей очарование»
Октябрь Әңгәмә-диалог. «Основной закон – Конституция»
Ноябрь Әниләр көненә узыкаль кичә. «Жизнь как песня. Творчество Александры Пахмутовой»