«Китапта кунакта» – балалар өчен клуб

в гостях у книги
КВД
в гостях у книги 4
в гостях у книги2
в гостях у книги 5
в гостях у книги 3
в гостях у книги 1

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар  һәм башлангыч класс укучылары өчен эшләүче «Китап янында кунакта» ял көне клубы 8 нче филиалда 1988 нче елда оештырыла.

Клубның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балаларда, шәхес үсешенең нигезе буларак, китапханәгә, китапка, укуга кызыксыну уяту.

Клубның бурычы: балага эмоциональ, рухи һәм информацион мөхит тудырырга ярдәм итүче эш формалары кулланып, иҗади мөмкинлекләрен ачарга шартлар булдыру.

Төрле яшьтәге балалар ял көннәрен актив рәвештә безнең клубта үткәрәләр: рәсем ясыйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, китап укыйлар, уйныйлар.

Клуб айның өченче шимбә көннендә төрле чаралар үткәрә.

Клубның адресы: Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Х.Такташ урамы, 42, 72 нче фатир.

Клубның җитәкчесе: Асанова Наилә Сәмидҗановна

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-67-37.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1. «Китапта янында кунакта» ял көне клубы (алда – ЯКК) 6-11 яшьтәге китап яратучыларны берләштерә.

2. ЯККның нигезендә клуб әгъзаларының белем алуга булган уртак кызыксынуы ята. Клуб җыелышларының мәгънәсе һәм эчтәлеге аралашуда, файдалы һәм кызыклы ял вакыты үткәрүдә.

3. ЯККның мероприятияләре гыйнвар–май һәм сентябрь-декабрь айларының 3 нче шимбә көнендә үткәрелә.

4. ЯКК белән китапханәче һәм клуб активы җитәкчелек итә.

5. ЯКК ның әгъзасы булып 6-11 яшьтәге, клуб эшендә актив катнашкан китапханә укучысы тора ала.

КЛУБ ӘГЪЗАЛАРЫНЫҢ ХОКУКЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

1. Клуб әгъзасы клубның бөтен чараларында катнашырга һәм ЯККның активы булырга үз кандидатурасын куярга хокуклы.

2. Клуб әгъзасы китап яратырга һәм башкаларны да китап укырга кызыксындыра белергә тиеш.

3. Клуб әгъзасы сәбәпсез клуб чараларын калдырырга тиеш түгел.

4. Клуб әгъзасы клуб эшчәнлегенә үзенең дусларын кызыксындырырга хокуклы.