«ДИАЛОГ» – яшьләр өчен аралашу клубы

Диалог (3)
Диалог
Диалог (5)
Диалог (4)
Диалог (2)

Клубның шигаре:

Укыгыз, уйланыгыз, фикер йөртегез һәм барысыннан да иң файдалысын сайлап алыгыз.

2005 елда яшь китап сөючеләр инициативасы белән 13 нче санлы китапханәдә «Диалог» яшьләр өчен аралашу клубы барлыкка килә.

Клуб – китапны һәм китап укуны алга җибәрү, яшьләр ялын эчтәлекле һәм оешкан төстә уздыру программасы буенча эшләүче иҗтимагый оешма.

Клубның һәр әгъзасы клуб эшчәнлегендә актив катнаша.

Клубның төп бурычлары:

– яшүсмерләрне китап укуга тарту,

– шәхесне әхлакый, интеллектуаль яктан үстерү,

– аралашу һәм үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру, үз фикереңне яклый белү.

Клуб кысаларында әдәби һәм тематик кичәләр, интеллектуаль-иҗади уеннар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, язучылар белән очрашу кичәләре, яңа китапларны тәкъдир итү һәм башка чаралар уза.

Үз фикерен белдерергә һәм якларга, яшьтәшләре белән аралашырга, кызыклы темаларга әңгәмә корырга өйрәнергә теләүче, бар яктан уңышка ия булырга омтылучыларның барысын да китапханәбездә көтеп калабыз.

Очрашулар вакыты: сентябрьдән майга кадәр һәр айның соңгы шимбәсе.

Үткәрү урыны: 13 нче санлы китапханә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 12 нче йорт (25/21).

Клубның җитәкчесе: В.С.Ибраһимова В.С.

Телефон: (8552)56-36-40.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ
  1. «Диалог» клубын оештыручы – Яр Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 13 нче санлы китапханәсе.
  2. Клубның социаль партнерлары – ТИСБИ Идарә итү институты, 27 һәм 33 нче санлы гомумбелем бирү мәктәпләре.
  3. Клуб эше белән клуб Совесты идарә итә.
  4. Клубның төп бурычы – китап укуга тарту, яшьләрнең эчтәлекле ял итүен һәм аралашуын оештыру.
  5. Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.
  6. Эш формалары: китап бәйрәмнәре, әдәби кичәләр, очрашу кичәләре, ачыктан-ачык сөйләшү сәгатьләре, укучылар конференцияләре, фикер алышулар.
  7. Яңа дуслар табарга теләүче, тормыш асылы, яхшылык һәм явызлык, әхлак нормалары кебек сораулар борчыган яшь егетләр-кызлар, өлкән сыйныф укучылары клуб әгъзасы була ала. Безгә килеп ул бик яхшы әңгәмәдәш булырга өйрәнә, китаплар укый.
  8. Клуб әгъзалары аның барлык эшчәнлекләрендә катнашыргв хокуклы.
  9. Клуб әгъзалары тиеш:
  10. – аның эшендә актив катнашырга;
  11. – оештыручы тарафыннан каблу ителгән эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынырга.
  12. Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, клуб әгъзалары исемлеге.
2019 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты Чараның исеме, үткәрелү формасы
Февраль Китапны тәкъдир итү.

«Литература: время и мы»

Март Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, музыкаль-шигъри кичә

«Поэзии чарующие звуки»

Апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында спорт кичәсе.

«Со здоровьем по пути»

Май Туган якны өйрәнүче шагыйрь М.Сафин иҗаты буенча әдәби кунакханә.

«Души живительный восторг»

Сентябрь Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көненә багышланган фикерләшү кичәсе.

«Терроризм. В паутине зла»

Ноябрь Хокукый турнир

«Что вы знаете о Конституции!»