«ЛЮБОЗНАЙКИ» – балалар өчен клуб

Шигарь:

“Китап эчләрендә – могҗиза”

2009 елда 24 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Любознайки» дип исемләнгән китап сөючеләр клубы оештырыла.

Балаларны һәр китаптап ниндидер бер могҗиза табарга өйрәтү мөһим. Клубның шигаре дә шул хакта: «Китап эчләрендә – могҗиза».

Клубның әгъзалары булып сыйныф җитәкчесе Н.П.Кузьмина җитәкчелегендәге 89 нчы санлы Яр Чаллы шәһәре махсус (коррекцияләү) башлангыч мәктәбе укучылары тора. Уку елы дәвамында башлангыч мәктәптә без балалар алдында балалар китабы дөньясын ачып салабыз.

Клуб әдәби танып-белү юнәлешендә эшли.

Клубның төп бурычы – нәни китап сөючеләрне иң яхшы балалар әдәбияты үрнәкләре белән таныштыру, балалар әдәбияты һәм вакытлы матбугатының мәдәни кыйммәтләренә тарту. Болар арасында төрле халык әкиятләре, А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой, А.И. Куприн кебек классик язучыларның; бөек  әкиятчеләр Г.Х. Андерсен һәм абыйлы-энеле Гриммнарның һәм Г. Остер, Э. Успенский, В. Бианка һәм башка авторларның әсәрләрен атарга була.

Клубта чаралар ай саен уздырыла. Һәр очрашуда укучылар яңа балалар китаплары һәм журналлары белән таныша. Ел дәвамында клуб утырышларында төрледән-төрле эчтәлекле чаралар – әдәби сәгатьләр, күзәтүләр, китап турында фикер алышулар уздырыла. Барысы да мавыктыргыч викторина һәм танып-белү уеннары белән үрелеп бара.

Үткәрү урыны: 24 нче санлы китапханә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 96 нчы йорт, 31, 32 нче фатирлар.

Клубның җитәкчесе: Миронова Л.М. (хезмәт күрсәтү секторы мөдире).

Элемтә өчен телефон: (8552) 58-97-86.

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1.«Любознайки» клубының оештыручысы – 24 нче санлы китапханә.

2.Клубның социаль партнёры – Яр Чаллы махсус (коррекцияләүче) башлангыч мәктәп – V төрдәге 89 нчы санлы балалар бакчасы.

3.Клуб эше белән клуб советы җитәкчелек итә.

4.Клубның төп бурычы – балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен һәм балалар вакытлы матбугатын пропагандалау.

5.Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: теләгән һәр китап укучы клуб әгъзасы була ала, клуб әгъзалары барлык уздырылган чараларда актив катнаша ала, чараларның эчтәлекле булуы, төрлелеге.

6.Эш төрләре: мәгълүмати-танып белү сәгатьләре, әдәби сәгатьләр, уен программалары, викториналар, күзәтү ясау.

7.Клубта әгъза булып сыйныф җитәкчесе Кузьмина Н.П. җитәкчелегендәге 89 нчы санлы башлангыч мәктәп укучылары тора.

8.Клуб әгъзалары клуб эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә катнашырга хокуклы.

9.Клуб әгъзалары эшчәнлектә актив катнашырга тиеш.

10.Клубның төп документлары: устав, паспорт, клуб әгъзалары исемлеге.

КЛУБНЫҢ 2019 ЕЛГА ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Үткәрү вакыты

Чараның исеме, үткәрү формасы

Гыйнвар «Белый город на Каме»: кызыклы фактлар калейдоскобы 
Февраль Әңгәмә. «Их именами названы улицы нашего города»
Март Шигъри сәгать. «Город моей мечты»
Апрель Экоэкскурсия. «Заповедник Нижняя Кама» 
Май Әңгәмә. «И в нашем краю есть герои» 
Сентябрь Әдәби сәгать. «Великая река Кама» (легенды и предания)
Октябрь Слайд-экскурсия. «Соседи Набережных Челнов» 
Ноябрь Мәгълүмати-танып белү сәгате. «Мир дому твоему» (традиции народов нашего города)
Декабрь Сәнгать сәгате. «Челны глазами художников»