«Клёпа» клубы

«Клёпа» клубы 11 нче шәһәр балалар китапханәсендә 2008 нче елда оеша.

Клубның девизы:

     «Журналлар укып без,

     Дингезләрдә йөзәрбез,

     Йолдызларга очарбыз,

     Төзелмәгәнне – үзебез төзербез.

     Ачылмаганны – бергә ачарбыз».

Клубның исеме балалар журналы герое Клёпа белән бәйле. Максаты – кече яшьтәге мәктәп балаларында журналлар укуга кызыксыну уяту, укучыларны төрле кызыклы журналлар белән таныштыру, аларның мөстәкыйль фикер йөртү, танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Клуб утырышлары айга бер тапкыр 15.00 сәгатьтә алдан билгеләнгән Программа нигезендә эчтәлекле һәм кызыклы чаралар – театральләштерелгән бәйрәмнәр, интеллектуаль уеннар, вертуаль сәяхәтләр рәвешендә уза. «Клёпа» клубы барлык журналлар һәм китаплар укырга яратучы һәм яңа дуслар табырга теләүче кече яшьтәге мәктәп балаларын үзенә чакыра!

Клубның җитәкчесе: Петрова Елена Евгеньевна.

Үткәрү урыны: 11 нче шәһәр балалар китапханәсе.

Элемтәгә керү өчен телефон: (8552) 58-55-11.