«ГАРМОНИЯ» – өлкәннәр өчен клуб

IMG_7041
IMG_7057
IMG_7282


Клубның шигаре:

«Мин тормышны яратам – үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен»

Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта еш кына аралашу, игътибар җитеп бетми, алар өчен ялгызлык – зур проблема. Мәгълүмати-китапханә үзәге үзләре урнашкан микрорайонның өлкән яшьтәге инвалидлары өчен клуб оештырырга карар кыла. Ул клуб әгъзалары өчен яраткан күңел ачу, бәйрәм кичәләрендә катнашу, ял итү урынына әверелә.

Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубы 2009 елдан бирле эшли. Ул Яңа шәһәрнең 4, 5 һәм 6 нчы мәхәлләләрендә яшәүче сәламәтлекләре чикле булган кешеләрне берләштерә.

Хәзерге вакытта клубның 20 даими әгъзасы бар. Алар бик теләп кичәләргә килә, сәламәтлек сәгате, уңыш бәйрәме, мастер-классларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнаша. Шулай ук яңа китаплар, вакытлы матбугат белән танышып бара, әңгәмәләр тыңлый.

Клубның үз традициясе дә барлыкка килде: ел саен декабрь аенда «Яхшылыгыгызны яшермәгез» исемле хәйрия кичәләре уздырыла. Клуб инвалидларга ял итәргә, иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, рухи һәм тормыш потенциалын арттырырга мөмкинлек тудыра.

Клубта очрашулар Клуб программасы нигезендә үткәрелә. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: Мәгълүмати-китапханә үзәгенең уку залы. Адресы: Мәскәү пр., 123 нче йорт, 110 нчы фатир.

Клубның җитәкчесе: Резеда Наилевна Рәхмәтуллина  (абонементның әйдәп баручы китапханәчесе).

Телефон: (8552)38-71-82. 

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

«Гармония» клубының оештыручысы – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге.

Клубның социаль партнеры – Үзәк районның Башкарма комитеты.

Клуб эшчәнлеге белән клуб җитәкчесе һәм инвалидлар җәмгыяте шурасы җитәкчелек итә.

Клубның төп бурычы – 4, 5, 6 микрорайон инвалидлар җәмгыяте өчен эчтәлекле ял итү һәм аралашуны оештыру.

Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: һәркем өчен ишекләре ачык булу, эчтәлеклелеге, төрлелеге, үткәрелүче чараларда барлык әгъзаларның актив катнашуы.

Эш формалары: очрашу кичәләре, уңыш бәйрәмнәре, мастер класслар, күңел ачу программалары, әдәби-музыкаль композицияләр, кызыклы шәхесләр белән очрашу.

Клубка әгъза булып Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 4, 5, 6 мәхәлләдә яшәүче өлкән яшьтәге сәламәтлеге чикләнгән кешеләр керә ала.

Алар үткәрелүче барлык чараларда катнаша.

Клубның төп документлары: Клубның Уставы, Паспорты, клуб әгъзалары исемлеге, бер елга планлаштырылган эш программасы белән абонемент, альбом.

КЛУБНЫҢ 2019 ЕЛГА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Үткәрү вакыты Чараның исеме, үткәрү формасы Яшь чикләүләре
Январь Кул эшләре көне.
«Рукам работа душе радость»
16+
Февраль Презентация «Роман о молчащем поколении»: Г.Яхинаның «Балаларым минем» романы буенча. 16+
Март Хатирәләр сәгате. «Загляни в свой семейный альбом» 16+
Апрель Социаль хезмәткәр белән түгәрәк өстәл.
«Живем полной жизнью»
16+
Октябрь Гамәли киңәшләр кичәсе.
«Формула идеальной старости»
16+
Ноябрь Инвалидлар көненә багышланган кичә.
«Лишь доброта, рождает доброту»
16+