Тукай урамы

Набережная ТукаяТукай Яр буе урамы – Чаллы шәһәренең Комсомол районында урнашкан урамнарның берсе. Ул күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә.

Тукай Яр буе урамы Мәләкәс елгасы акваториясе буенча Казан проспектына кадәр сузыла. Шәһәр башкарма комитетының №254 нче документы нигезендә 1972 нче елның 3 нче августыннан әлеге территориягә Габдулла Тукай исеме бирелә.

Тукай Яр буе урамында шәһәр әһәмиятендәге түбәндәге учреждениеләр бар:

– «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Тукай Яр буе урамы, 14);

– «Дельфин» бассейны (Тукай Яр буе урамы, 12);

– «Төзүче» стадионы (Тукай Яр буе урамы, 16);

– Сугыш ветераннары өчен госпиталь (Тукай Яр буе урамы, 39);

– 2нче «Комсомол» полиция бүлеге.