Шагыйрь турында уйланулар

Тукайга

Тууына 120 ел тулу уңаеннан

Гали Тукай!..

Очсыз мактаулардан,

Хурлаулардан бөек татар син!..

Колбиләүче даһи Пушкиннардан

Җитмеш чакрым биек ятасың!..

Язалар, аһ: син “эчеп йөргәнсең”,

Кәрт уйнап, кылмый бер намаз да;

Ир-ат түгел, нәзекәй билле «эрот»

Булып яшәгәнсең Казанда!..

Наданнардан надан Фәтхетдиннәр,

Кәткетдиннәр, Дебилгайниләр —

Эте-бете бүген Синең, Тәкъсир,

Миссияңне белми чәйниләр!..

Бәрәңгедән изгән келәй белән

Кәгазьдән сын ясап мактыйлар,

Күзеңнән ак, колактан сак эзләп,

Мактый-мактый җирдә таптыйлар!..

Шагыйрьләрнең җитмәгән җире күп.

Шагыйрь иман белән кыйммәтле.

Тукайдан да җитмәгән җир эзләп,

Бөлдермәгез тәмам милләтне!..

Тукай алдында без нык гаепле,

Әмма аннан хата тапмабыз.

Элек базарларда саткан булсак,

Инде язарларда сатмабыз!..

…Сиңардан пот, таш сын ясадылар,

Юк, син гади татар кешесе:

Гали Батыр, көрәшче затыннан,

Көчле рухлы, азау тешлесе.

Җыр, катык-сөт, бәрәңгеле татар,

Кара икмәк, умач ашлысы,

Кисек түгел, тик татарда гына

Була алган алтын башлысы.

Айдар Хәлим, 2006 ел

 

 

Әйләнәм дә кайтам Тукайга

Тигез генә бармый безнең тормыш,

Эш гел барып тормый уңайга…

Эш-гамәлләр авыр барган чакта,

Күңелемә азык кирәк чакта,

Әйләнәм дә кайтам Тукайга.

 

Кулга алсам Тукай китапларын,

Күңелләрем китә яктырып.

Эзләп табам аның фикерләрен

Китап битләреннән актарып.

 

Көтмәгәндә авыр хәсрәт басса,

Күңел төшсә көнгә йә айга, –

Кайгыларны тизрәк басар өчен,

Әйләнәм дә кайтам Тукайга.

 

Кайчагында уңыш та елмая,

Эшләр бара минем уңайга.

Шатлыкларны уртаклашыр өчен,

Әйләнәм дә кайтам Тукайга.

 

Тукай – йолдыз, Тукай – идеал ул,

Минем өчен – кояш һәм аем!

Тормышыңны дөрес кичәр өчен

Булсын икән шагыйрь Тукаең!

Әнвәр Шәрипов, 1995 ел

 

 

Тукай сүзе

Шагыйрь Тукай!

Туган халкым горурлыгы,

Милләтемнең бөек улы син!

Шигъри әсәрләрдә бирә алдың

Халкыбызның йөрәк җылысын.

 

Ерак гасырлардан килә торган

Халкыбызның күңел кылларын,

Шатлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен,

Сызлануларын син җырладың.

 

Тарихында ниләр кичермәгән!

Күпне күргән татар милләте…

Бөтен татар халкын рухландырган

Иң кирәкле сүзне син әйттең!..

 

Юлдаш итә халкым Тукай сүзен,

Шатланганда, күңел тулганда…

Син халкымның бөек бер вәкиле –

Туган халкым бөек булганга!..

Әнвәр Шәрипов, 2006 ел

 

 

Тукайга

Кечкенәдән җәбер-золым күреп,

Михнәтләр күреп үскәнгә,

Ходай аның барын күреп торган,

Шуңа күрә даһи иткән дә.

 

Синнән көлгән, сине мыскыл иткән

Вак җанлылар, алар билгесез,

Ә син һаман халык күңелендә,

Тукай син бит мәңге үлемсез.

 

Синең исемеңдә урамнар бар,

Шәһәр саен һәйкәл куелган,

Мәрмәр ташка шигырь юлларың

Алтын хәреф белән уелган.

 

Горур гына басып торасың,

Тирә-ягың ап-ак гөлчәчәк.

Без үлсәк тә безнең оныклар,

Һәр яз саен монда киләчәк.

Мөдәрис Сәлахов, 2015 ел

 

Бетмибез!

Татар бетә, диләр, татар башына

Җитә, диләр, татар баласы.

Үлеп бара татар мохите, диләр.

Теле, моңы, әхлак-йоласы.

 

Милләт чумган заман сазлыгына,

Үз тарихын татар оныткан.

Богауларга инде күнеккәндер,

Котыла алмас, диләр, коллыктан.

 

“Маңкортлашып бара яшь буыны –

Киләчәге юктыр татарның”.

Искә төшә шул чак Дәрдмәнд сүзе:

Маңкорт димә, башың ватармын!..

 

Мең яшәгән нурлы кыйбла булып,

Балкып тора шәһри Казан.

Күккә ашкан манаралар барда

Без яшәрбез җирдә, фаразан!

 

Йөз яшәргән Җәлил җыры барда,

Сүнмәс бездә көрәшләр рухы.

Үлем көткәндә дә елмая дип,

Татарлардан дошман курыкты.

 

Йөз егерме яшен тутырса да,

Һаман япь-яшь бөек Тукае.

Коръәне һәм Тукай теле барга

Якты минем халкым юлкае!

Фидаил Мәҗитов, 2015 ел

 

“Тукай – милләтебезнең паспорты, йөзе ул. Халкымның авыр, фаҗигале язмышы, олы таланты Габдулла Тукай шәхесендә көзгедәге шикелле чагыла. Ә минем өчен ул – тыйнак кына иҗатымның чишмә башы. Балачактан ук аны укып үсмәгән булсам, җөрьәт итеп каләмгә дә тотынмаган булыр идем…”

Мәхмүт Газизов, 1996 ел

 

Кырлай каеннары

 Кырлай якларына барып чыксаң,

Ак каеннар каршы алалар.

Гүя Габдулла да шунда кебек, –

Уйнап йөри нәни балалар.

 

Каенлыкта кызлар көлешәләр,

Әллә кытыклыймы Шүрәле?

Кил әле бер Тукай урамына,

Килеп Шүрәлене күр әле.

 

Җилләр монда һаман элеккечә,

Кирәк чакта гына исәләр.

Җәйләр җитсә, Тукай язган кебек,

Җиләкләр дә бик мул пешәләр.

Галиәхмәт Шаһи, 2006  ел

 

Өйләнмәгән Тукай, өйләнмәгән…

Өйләнмәгән Тукай, өйләнмәгән –

Көенечме?.. Әллә сөенечме?..

Язмышын тик әдәбиятлы иткән

Әллә инде илаһи бер көчме?

 

Зәйтүнәсе “Зөһрә” булмагандыр,

Үзе гәрчә “Таһир”булса да, –

Гыйшык уты сихер суты булып

Шагыйрь күңеленә тулса да.

 

Үз тиңеңне табу бик кыен шул –

Тургай булып иле күгендә,

Ул мәңгелек ятим мәхәббәтен

Безгә илтә әле бүген дә…

 

Өйләнмәгән Тукай, өйләнмәгән –

Бер канатта гына очкандыр:

Бәлки менә шуңа күрә Әҗәл

Аны бигрәк иртә кочкандыр…

Мансур Сафин, 2006  ел

 

 

Тукай теле

Апрельдә сайрар сыерчыклар

Канатына төреп язларның,

Илгә нәни сабый алып килгән

Эретергә язмыш карларын.

 

Язмышлары ай-һай усал икән:

“Асрамага бала кем ала?”

Үги дөньясында җил дә давыл,

Газиз телең… илең… И бала…

 

Кимсетелгән ятим – тиңсез даһи –

Күңеленең кардай аклыгы.

Ятим түгел, җырдан-моңнан туган

Үз баласы татар халкының.

 

“И туган тел!” Горурлыгым минем,

Җаныбызга имен иңдергән.

Апрельдә килгән сыерчыклар

Тукай телен илгә китергән.

Сания Хәйретдинова, 2006 ел