2016 елда Г.Тукай премиясенә дәгъва итүчеләр

Ел саен Г.Тукай премиясе милли мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән, җәмәгатьчелектә казаныш тапкан, күренекле әдәбият һәм сәнгать, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәргән затларга бирелә. Кандидатларны министрлыклар, ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тәкъдим итә. Билгеле булганча, Г.Тукай премиясе лауреатларының исемнәре ел саен 26 апрельдә – бөек шагыйрьнең туган көнендә билгеле була.

2016 елда Тукай премиясенә Чаллы шәһәреннән тәкъдим ителгән кандидатлар.

байрамоваФәүзия Бәйрәмова – «Кырык сырт: романнар» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел), «Күчем хан: тарихи роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел).

Татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Иттифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе. 1990 елларда бик актив сәясәтче, аны хәтта Татар фәрештәсе дип атыйлар һәм Сөембикә белән чагыштыралар.

Хәзерге вакытта Фәүзия ханым Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм язу эше белән шөгыльләнә. 1999 елда Хаҗ кыла.

Фәүзия Бәйрәмова 1950 елның 5 декабренда ТАССРның Саба районының Сабай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул белемен башта Казанның театр училищесында, аннары Казан Дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә (1983-1989).

Профессиональ эшчәнлекне Фәүзия Бәйрәмова Казан телестудиясендә башлый. Соңрак ул китап нәшриятында эшли. Журналист һәм мөхәррир буларак, ул күп газета-журналларда яза.

1986 елда ул СССР язучылар берлегенә әгъза итеп алына.

1988 елда ул Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда катнаша, сәяси эшчәнлеккә кереп китә.

1988 елда Татар иҗтимагый үзәгенә керә. 1990-1995 елларда – Татарстан Республикасы парламенты депутаты.

Китаплар: “Болын” (1986),”Сәнгать дөньясына сәяхәт” (1989),”Моң” (1991), “Мәйдан татарларны көтә” (1992), “Кара урман” (1997), “Безне онытмагыз” (1998), “Дәверләр күчешендә” (1998). “Хаҗ көндәлеге” (1999) “Заман. милләт. Кеше. ” (2000) “Күңел карлыгачларым” (2000) “Соңгы намаз” (2000) “Мишәрнең бөек улы ” (2001) “Алыплар илендә” (2002) “Ахырзаман афәте” (2002) “Бәхет ачкычы” (2002) “М Худяков и история татарского народа” (2003) “Таралып яткан татар иле” (2003) “Нух пәйгамбәр көймәсе” (2004) “Ислам яшәү рәвеше.” (2004 “Батырша җитәкчелегендә милли-азатлык көрәше” (2004) “Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар” (2005) “Кырык сырт” (2005) “Алтын Урдам – алтын җирем” (2006) “Баһадиршаһ” (2006) “Der Nukleare Archipel oder der atomare Genozid an den Tataren” (2006) ” Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья” (2007) “Тропою знаний к истине” (2007) “Татарская Караболка – 50 лет в объятиях смерти” (2007) “Күчем хан” (2007) “Туран Иле” (2008) “Милләт һәм дәүләт. (2009) “ГУЛАГ – яралы язмышлар” (2010) “Ачылмаган татар тарихы” (2011) “Күчем хан” (2011) “Батырша явы” (2012) “Нераскрытая история татар” (2013), “Сахалин утравы һәм татарлар (2014), “Ана” (2015).

 

ХалимАйдар Хәлим – «Өч аяклы ат», «Кыйбла», «Казыктагы тальян», «Татар вакыты» романы һәм «Кыйбла: хикәяләр, новеллалар» хикәяләре (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел), «Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) өчен.

Айдар Хәлим, тулы исеме Борис Нәҗметдин улы Хәлимов (1942 елның 1 гыйнварында туган) – язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак булганлыктан, әдип бала чактан ук ярым ятим хәлдә, ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә. Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959–1960 елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961–1964 елларда – Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.

1968 елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, А. Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында мөһәндис, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче «нәформаль» (формаль булмаган) иҗади-сәяси оешмасын – «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була.

1971–1975 елларда А. Хәлим Уфада «Совет Башкортстаны» газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнәгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла. Аннары ул алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә өлкән мөһәндис вазифасында Түбән Варта – Курган – Әлмәт һәм Түбән Варта – Курган – Самар нефтьүткәргечләре салуда катнаша. 1981 елда аны Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983–1985 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала. 1985–1991 елларда Айдар Хәлим – язучы-профессионал, ә 1991 елдан 1996 елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-русча яңа матбугаи басма – «Аргамак» дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәррире булып эшли.

Айдар Хәлим татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли. Шагыйрь буларак, аның беренче китабы татар телендә 1969 елны Казанда «Беренче карлыгачлар» сериясендә басылып чыга. Шигърияттә Айдар Хәлим милли рухлы, ватандарлык хисләре белән сугарылган лирик, лирик-публицистик шигырь цикллары һәм эпик жанрда иҗат ителгән поэмалары, балладалары («Беренчеләр», «Ул елда», «Өмә», «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә турында хикәят», «Яралы бөртек», «Эксперимент-86» һ. б.) белән билгеле. Шагыйрьнең төп поэтик әсәрләре татар телендә 1990, 2001 һәм 2003 елларда чыккан җыентыкларында («Йөрәк ташы», «Милли шигырьләр», «Тилергән сиреньнәр» һ.б.) урын алган.

Беренчеләр: Шигырьләр һәм поэма (башкорт телендә).– Уфа: Башк. кит. нәшр., 1974.– 63 б.

Биктырыш: Балалар өчен поэма (башкорт телендә).– Уфа: Башк. кит. нәшр., 1975.– 48 б.

Мәңгелек мизгел: Әдәби портретлар (башкорт телендә).– Уфа: Башк. кит. нәшр., 1986.– 247 б.

Йөрәк ташы: Шигырьләр, балладалар, поэма.– Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.– 94 б.

Гомеремнең ун көне, яки Бер җинаять эзеннән: Фельетон.– Тольятти, 1996.– 670 б.– 10 000.

Минем Түгәрәк Имәнем: Васыять.– Уфа: «Вместе» нәшр., 1999.– 759 б.

Казлар көткәндә: Шигъри повесть.– Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.– 47 б.

Милли шигырьләр: Шигырьләр, балладалар.– Чаллы: «Хәерле иртә» нәшр., 2001.– 235 б.

Татар моңы: Хикәяләр, повесть, роман.– Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.– 384 б

Интернет-чыганаклар:

http://gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=4839&Itemid=182

https://tt.wikipedia.org/wiki/Фәүзия_Бәйрәмова

https://tt.wikipedia.org/wiki/Айдар_Хәлим