Шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашуга чакырабыз (12+)

22 март көнне 14:00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсендә танылган шагыйрь, «Шомырт салкыннары», «Айның аръягында» һәм башка шигырь җыентыклары авторы, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт белән очрашу оештырыла.

Кичә барышында шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен ишетергә мөмкинлек булачак. Әдәбият һәм сәнгать сөючеләр игътибарына Р. Аймәт сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Шулай ук кичәдә шагыйрьнең иҗатташ дуслары, Чаллы драма театры артистлары катнашуы да көтелә.

Кичәгә рәхим итегез. Очрашу барыгызның да күңелендә якты хәтирәләр калдырыр дигән өметтә калабыз.

Безнең адрес: Х. Ямашева бульвары, 4/14А йорты.

Поделиться: