«Хыял дәрьясында…» (18+)

26 нчы сентябрьдә Чаллының үзәк китапханәсендә язучы, журналист Ирек Диндаровны искә алу кичәсе узды. Быел аңа 65 яшь тулган булыр иде.

Әдәби эшчәнлеген исә Ирек Диндаров нәсерләр язудан башлый. Кичәне алып баручы  әдәбият музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина юкка гына аның нәсерләрен укудан башламады.Татар әдәбиятында сирәк күренеш булган нәсерләрдә «тыйнак моң, үтемле сөйләм, эчке киеренкелек, кайнар хис-тәэссорат» (Ф.Сафин) тойгандыр кичәгә килүче китапханәчеләр, укытучылар, мәктәп укучылары  һәм студентлар.

IMG_2920
IMG_1403
IMG_2917
IMG_2916
IMG_1400
IMG_1399

Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче Галиәхмәт Шаһи, Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Сирень Якупова, Рәфис Сәлимҗановлар  килгән иде. Күбесенең  күңелләрендә язучы турында матур истәлек-хатирәләре сакланган.Тырыш, эшлекле, итагатьле, тәрбияле, серле, хисле, ихлас… Шәхес буларак шундый сыйфатларын искә алсалар, язучы буларак,  әдәби ниятләре, иҗади планнарының  бик күбесе тормышка ашмый калуына көрсенделәр:  «өлгермәде».

”Әбләев хикмәтләре”, “Төркиягә  сәяхәт”, “Йолдыз  җиле”, Соңгы әманәт”. Ярты юлда өзелеп калган “Мәйдан”  повесте…

Рәшит Бәшәр аның “Әбләев хикмәтләре”нә аерым тукталды.Ул кулъязма көе укыганда ук “бу әйбәт әйбер” дигән  хикәяләрне Шәүкәт Галиевның да югары бәяләвен  искә төшерде. Үзара аралашырга ипле, киң эрудицияле каләмдәш буларак бәяләде Рәшит ага Ирек Диндаровны.  

Ирекнең группадашы булган Рәфис Сәлимҗанов  КДУда укыган чорда татарның зур  шәхесләреннән гыйлем эстәү, аларның  фикерләрен тыңлауның  киләчәк тормышлары  өчен әһәмиятен ассызыклады. Шул йогынты  Ирек Диндаровта Чаллыга килгәч, “Якты юл” газетасында эшләгәндә дә, радиода эшләгәндә дә, милли хәрәкәт эчендә кайнаганда да сүрелмәде, диде ул.

Сәхнә түренә күтәрелгән Зөләйха Минһаҗева (“Тыңлагыз, Чаллы сөйли!” дип беренче тапкыр эфирга чыккан тавыш – аныкы) Ирек Диндаров белән  радиода эшләгән хезмәттәшлек чорын  искә алды. 49 яшендә  бакыйлыкка  күчкән  дусты турында сөйләгәндә,  ул яшьләргә  мөрәҗәгать итеп: ”Әле гомер алда, әле өлгерермен” дигән  сүзне онытыгыз. Күңелегезгә  килгәнне  бүген языгыз, бүген укыгыз. Тормыш ул –менә бүген: бүген без аралашабыз, бүген якыннарыңның  кадерен  белергә  кирәк, дөньяны бүген танып калырга кирәк” дигән  сүзләрен җиткерде. 

Ирек Диндаров исеме әдәбиятта лаеклы урын алырга тиеш.Аның милләте каршындагы хезмәте дә бәяләп бетергесез. «Ирек Диндаровның китапларын укыганда, башкаларда булмаган яңалык ачарсыз, яңа нур алырсыз. Аның үз сүзе бар иде!»  – диде Зөләйха Минһаҗева. “Үз  сүзе бар иде!” Халкыбызның  киләчәген дә үз сүзе булган шәхесләр, лаеклы элгәреләрне онытмаган яшь  буын билгели түгелме?.. Алар тудырган  әдәби мирасның  кадерләнүе, зурлануы, иң беренче чиратта, исәннәр  өчен кирәк.

 

Если вы нашли ошибку, пожалуйста, выделите фрагмент текста и нажмите Ctrl+Enter.

Поделиться: