Зөлфия Мансурның китабын тәкъдир итү кичәсе (16+)

6 нчы декабрь көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә язучы, журналист Зөлфия Мансурның  «Мин көтәрмен, тик син… ашыкма» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе була.

Зөлфия Мансур – һөнәре белән агроном. Биш баланы ялгызы үстереп, аларны олы юлга чыгарып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, киләчәккә өмет белән яшәүче олы йөрәкле ана. Әлеге китапка авторның гаилә ыгы-зыгылары, ачы язмышлары, гыйбрәт алырлык хәлләр, мәхәббәт һәм хыянәт турындагы хикәяләре кергән. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52

 

Поделиться: