Зөләйха Минһаҗева

Язучы, шагыйрь, Татарстанның атказанган мә­дә­ни­ят хезмәткәре, Татарстан Язу­чы­лар берлеге әгъзасы

Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева 1955 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасының Баулы районының Салих авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. Кечкенәдән үк җырларга, шигырьләр сөйләргә ярата.

Мәктәпне тәмамлагач, очучы булырга хыяллана. Бу теләге аңы Казанның очучылар әзерли торган училищесына алып килә. Ләкин укырга керә алмый. Казанны күреп кайткан кыз туган колхозына кайтып сыер савучы булып эшли башлый. Туган авылы Салихта сигез ай эшләгәннән соң, аны күрше Каразирәк авылына клуб мөдире итеп билгелиләр. Зөләйха авылга җан өрә. Ул килү белән клубта спектакльләр, концертлар куя башлыйлар. Ләкин югары белем алу теләге аны Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, институтның режиссерлык факультеты студенты була.

Институтны уңышлы гына тәмамлаган Зөләйха, юллама белән, Мөслим районына җибәрелә. Ике ел Мөслим халкына хезмәт күрсәтә.

1979 елдан бирле Чаллы каласында яши. Иң беренче булып, Мансур Кашапов белән, театрда эшли, коллектив туплый. Спектакльләр белән гастрольләргә йөриләр. Куйбышев, Башкортостан тамашачыларын шатландыралар. Күп еллар Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли.

Балачактан ук шигырьләр укырга, сөйләргә яраткан Зөләйха Минхаҗева хәзер үзе дә шигырьләр яза. З. Минхаҗева – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 2009 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Йолдызлар ага уралып» (1996), «Әтәч нигә кычкыра?»: балалар өчен шигырьләр (2002), «Җилләр чакырам»: шигырьләр (2005), «Гата бабай әкиятләре»: шигъри әкиятләр: татар һәм рус телләрендә (2012).