Хәниф Хөснуллин (1935 – 1994)

Язучы, шагыйрь – лирик

Хәниф Хәким улы Хөснуллин 1935 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлый. 1958-1963 елларда Казан Дәүләт педагогия институтында укый. 1963-1965 елларда Биклән урта мәктәбендә тарих укыта.

КАМАЗ төзелеше башлану белән Чаллыга (1972) килә, геодезист, төзүче булып эшли. 1976 елда «Якты юл» район газетасының әдәби хезмәткәре, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе.

Хәниф Хөснуллин – сабыр холыклы, язган һәрбер сүзенә җаваплылык тоеп иҗат итүче шагыйрь иде. Без китапханәчеләр өчен шагыйрь Хәниф Хөснуллин икеләтә якын. Аның беренче белгечлеге – китапханәче. Шагыйрьне китапханәгә берәр йомыш кына китермәгән. Ул китапханәчеләр эше белән шәхси кызыксынып тора, китапханәләрдә еш булырга ярата.

Х.Хөснуллин татар шигъриятенә 1960 елларда килеп керә. Шигърият яратучылар өчен ул Татарстан китап нәшриятында 1967 елда дөнья күргән тәүге «Исәнмесез» шигъри җыентыгы белән таныш. Аннан тыш, 1981 нче елда дөнья күргән «Алтын тояк», 1985 елда дөнья күргән «Дөньяның матур җире» китаплары – шул чор, 1960-1980 еллар, ядкарьләре.

КАМАЗ төзелеше ударнигы, 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Хәниф Хәким улы Хөснуллин балалар өчен дә уңышлы гына иҗат итте, тәрҗемә өлкәсендә дә матур үрнәкләр калдырып китте. Биш китап авторы. Бер бәйләм шигырьләре «Җиде юл үзәне» (1975), «Мәхәббәт таҗы» (1992), «Ләйсән» моңлы бишегебез» (2009) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыкты.

Хәниф Хөснуллин – 1994 елның 7 октябрендә вафат була.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Исәнмесез» (1967), «Алтын тояк» (1981), «Дөньяның матур җире» (1985), «Чикерткә ник сикерә» (1988), «Ялгыз капка» (2010).