Рахман Шәфигуллин

Язучы, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Хәбибрахман Галимулла улы Шәфигуллин (Рахман Шәфигуллин) 1949 елның 2 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туа. 1964 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 1969 елга кадәр Воркута шәһәрендә столяр-станокчы булып эшли. Шул ук вакытта кичке урта мәктәптә укый.

1969-1971 еллардагы армия хезмәтеннән соң Казан дәүләт университетында, соңрак Ленинградта югары белем ала. Газеталарда хәбәрче, редактор урынбасары, баш редактор булып эшли. Телевидение һәм радио буенча Татарстан дәүләт комитетының Чаллыдагы корреспондентлык пунктын җитәкли. 1992 елда Чаллы Дәүләт телерадиокомпаниясен оештыра, 15 ел аны җитәкли. 2011 елдан «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара.

Рахман Шәфигуллинның әсәрләре шәһәребез һәм республика матбугатында әледән-әле дөнья күрә. Р. Шафигуллин -КАМАЗ төзелеше ударнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999), Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге президиум әгъзасы, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины. 2014 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Йозак»: повесть (2013), «Капкын»: повесть, публицистика (2015).