Газиз Кашапов (1942 – 1991)

Язучы, журналист, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы

Газиз Салихҗан улы Кашапов (Кашапов-Үзиле) 1942 елның 21 августында Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үсә.

1957 елда – туган авылында җидееллык, күрше Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлый. 1962 елның көзендә Армия сафларына алынып, хәрби училищеда белем ала, офицер-механик булып хезмәт итә. 1969 елда каты җәрәхәтләрдән сәламәтлеген югалтып, 1971 елның февралендә отставкага чыга.

1973 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974-1982 еллар арасында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге мөдире, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КАМАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр. «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үзхәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре һәм ахырда оешманың җитәкчесе булып эшли.

Шагыйрь һәм прозаик 1983 елда СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителә. 1988 –1989 елларда Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркатибе була.

1991 елның 30 августында вафат булды.