Айрат Суфиянов

Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Айрат Тәлгать улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортостан Республикасы Балтач районы Усман авылында туа. 1975 елда Нөркә урта мәктәбен тәмамлый. 1975-1978 елларда Уфада энергетика техникумында укый. 1979-1980 елларда Самара шәһәрендә Армия сафларында хезмәт итә. 1981 елдан 1985 елга кадәр Коми АССР да яши.
1985 елда Чаллы шәһәренә кайта. Хәзерге вакытта КАМАЗның двигательләр заводында сынаучы-контролер булып эшли.

Беренче шигырьләре Башкортостанның Балтач районында 1983-1985 елларда басыла.

Айрат Суфиянов – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

 «Кылычлы җил»: шигырьләр (2006).