Айгөл Әхмәтгалиева

әхмәтгалиева3-150x150Язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Качкын авылында укытучы гаиләсендә туа. 1990 елда, урта мәктәп тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Хезмәт юлын студент елларында ук «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап  җибәрә. 1994 елда гаиләсе белән Чаллы шәһәренә күчеп киләләр, һәм ул үзенең хезмәтен «Нур» газетасында корреспондент буларак эшли, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып эшли. 2001 елда яңа ачылган «Мәйдан» журналына эшкә күчә. Бүгенге көндә әлеге журналның әдәбият бүлеген җитәкли. «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә» журналлары, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», газеталары белән иҗади хезмәттәшлектә яши.

Айгөл Әхмәтгалиева – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

“Болытта җиләк үсә”: балалар өчен хикәя, әкиятләр (2008), “Синең өчен яшим”: повесть, хикәяләр (2011).