Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре

“Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе 19 китапханәне берләштерә. Аның структурасында шәһәр үзәк китапханәсе, балалар үзәк китапханәсе, 6 балалар китапханәсе, 11 гомуми китапханә исәпләнә.

“Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” фондларында төрле фән тармакларына караган, рус һәм татар телләрендә 732383 экземпляр китап тупланган. Алар арасында 5000нән артык аудио һәм видеобасмалар, 700дән артык электрон басма исәпләнә. Барлыгы 50 исемдәге газета һәм 200 исемнән артык журналлар алдырыла.

Бүген «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»нда 78 компьютер файдаланыла. Һәрбер китапханә Интернет челтәренә тоташтырылган, укучыларга эшләү өчен уңайлы эш урыннары бар.

2014 елда шәһәр китапханәләре тарафыннан 68591 укучыга хезмәт күрсәтелде,  барлыгы 1349312 данә китап бирелде.

Шушы ел эчендә китапханәгә йөрүчеләрнең саны 495020не тәшкил итте.

Шәһәрдәшләребез өчен ел саен, 2000нән артык бәйрәм кичәләре, танылган шәхесләр белән очрашулар, бәйгеләр, китап күргәзмәләре оештырыла, төрле клублар эшли.

“Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”нда барысы 132 китапханәче эшли, шуларның күбесе югары белемле һәм эшләү вакыты 10 елдан арткан кешеләр.

“Шәһәр үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” структурасы:

Шәһәр үзәк китапханәсе

Балалар үзәк китапханәсе

Филиаллар