Чаллыда Тукай бүләгенә ия булучылар

Имамов

Имамов Вахит Шәйхенур улы – язучы, «Утлы дала» ике томлы тарихи романы өчен 2014 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Язучы-прозаик Вахит Шәйхенур улы Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Актаныш районы Иске Байсар авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. 1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый. 1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975–1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.

1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә. Төрле эшләрдә эшли: ике ел мәктәптә тарих фәнен укыта, «КамАЗ»ның пресс-рам заводында биш ел мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан исә, «КамАЗ» типографиясе базасында Газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. 1997 елның язында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары белән Вахит Имамов Чаллы Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп раслана, ә XV корылтайдан соң, 2005 елның июнендә, аңа Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире вазифалары да йөкләнә.

Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре – лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, аларны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.

1989–1990 елларда В.Имамов Чаллыдан китеп Әфганстан җирендә һәлак булган урынсыз корбаннар турында күмәк җыентык оештыру эшенә алына. Аны матбугатка әзерләгән чакта аңа мөхәррир, тәрҗемәче һәм корректор вазифаларын да башкарырга туры килә. Җыентык «Әфган «кызалаклары» һәм «Афганские «тюльпаны» исемнәре белән татар һәм рус телләрендә дөнья күрә.

Шулай да әдәби иҗатта В.Имамовка киң танылу китергән өлкә – тарихи әсәрләрдер. 1982–1994 еллар дәвамында ул даими рәвештә төрле шәһәрләргә барып, архивларда сакланып яткан документлардан татар халкының үткән тарихын җентекләп өйрәнә һәм 1993 елда «Яшерелгән тарих» исемле беренче документаль әсәрен яза. Татар халкының ХVI–ХVIII йөзләрдә алып барган милли-азатлык көрәшен һәм яуларын чагылдырган бу тарихи повестьның басма китабы бөтен Россия киңлекләренә таратыла һәм укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. 1994 елда әсәр, автор тарафыннан тәрҗемә ителеп, дүрт йөз мең данә белән рус телендә дә чыга һәм галим-голәмә арасында киң яңгыраш таба. Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Әдәби иҗат эшчәнлегенең тарихи юнәлешен дәвам иттереп, В.Имамов 2001 елда тагын да борынгырак үткәнне – XII–XIII гасырларда Дәште Кыпчак далаларында, Идел буйларында, Болгар дәүләтендә, рус җирләрендә булган катлаулы хәл-әхвәлләрне тарихи чыганакларга иҗат фантазиясен кушып җанландырган «Утлы дала» романын – ике китап итеп уйланылган эпопеясының беренче китабын укучыларга тәкъдим итә.

Аның 2004 елда язып тәмамланып, Казанның нигезләнү чоры вакыйгаларына багышланган «Казан дастаны» тарихи романы башкаланың меңьеллык юбилей елында Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә.

Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы, шул ук узган гасырның җитмешенче елларында «КамАЗ» төзелеше белән бәйле вакыйгалар барышында зур бер төбәкнең табигый мохите бозылуын, йөзьяшәр авылларның җир белән тигезләнүен күрсәткән «Могикан» (2001) повесте, ХХ гасыр башында Япониягә килеп эләккән татарлар тормышыннан «Япон татары» (2003) романы – болар әдип иҗат колачының киңлеге турында сөйли. 2007 елда В.Имамов «Утлы дала» романының икенче китабын язып төгәлли.

2002 елда Вахит Имамовка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

В.Имамов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ир канаты: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д.

Нәзер: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 15000 д.

Әфган «кызалаклары»: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 240 б. – 10000 д.

Татарларның Ватан сугышы: ХVI–ХVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар / соавт. Р.Әмирхан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 80 б. – 170000 д.

Сәет батыр: тарихи роман, тарихи очерк. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 512 б. – 90000 д.

Могикан: повестьлар, тарихи очерк. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2001. – 192 б. – 2000 д.

Утлы дала: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 432 б. – 3000 д.

Татар яугирләре: тарихи очерк. – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б. – 2000 д.

Тозлы яра: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 5000 д.

Япун татары: роман. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2004. – 152 б. – 5000 д.

Казан дастаны: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 240 б. – 5000 д.

* * *

Афганские «тюльпаны»: очерки / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 240 с. – 10000 экз.

Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 180000 экз.

Запрятанная история: исторические очерки / пер. с татар. – 2-ое издание. – Наб. Челны: КамАЗ, 1994. – 80 с. – 220000 экз.

Казанская крепость: исторический роман / пер. с татар. Б.Хамидуллина. – Ижевск: ГУП УР Ижевская республиканская типогр., 2005. – 240 с. – 5000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Киләчәк – һәркемнең үз кулында // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 102 б.

Вәлиев М. Тукай яшен узганда // Казан утлары. – 1989. – № 6. – 156–166 б.

Вәлиев М. Каһарманнар кирәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 28–34 б.

Камалов Б. Тансык китап // Шәһри Казан. –1991. – 5 дек.

Галиев М. Ак юл сиңа, Вахит батыр! // Шәһри Казан. – 1994. – 28 июнь.

Габдерәхим Ф. Татар тарихына сәяхәт // Кызыл таң. – 1994. – 5 июль.

Хәсән-Кырымлы Ә. Күңелләрне тетрәндергеч китап // Шәһри Казан. – 1994. – 30 авг.

Абдуллин З. Утлы дала җилләре // Шәһри Казан. – 2000. – 4 авг.

Ахунов Г. Саллы прозаик килә // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 168–170 б.

Хәбибуллин М. Күңелләрдә дала киңлекләре // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 185–188 б.

Гали М. Өч баһадир // Мәйдан. – 2002. – № 6. – 199–204 б.

Гыйләҗев И. Язганында тарих җиле // Ватаным Татарстан. – 2004. – 20 март.

* * *

Ахметзянов А. Наши симпатии на стороне героев // Татарские новости. – 1994. – 12 апр.

Сребницкий А. Татары // Независимая газета. – 1994. – 12 апр.

(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 751 б.)

 

Электрон чыганак: http://gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=4708&Itemid=81